+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 ноябрь 2021, 18:55

“Башавтотранс” санитар чараларны көчәйтте

Коронавирус инфекциясе таралу буенча хәл имин булмау сәбәпле, «Башавтотранс» предприятиесе пассажирлар ташу буенча хезмәт күрсәткәндә инфекция таралуга юл куймау максатларында санитар чараларны көчәйтте.  

“Башавтотранс” санитар чараларны көчәйтте
“Башавтотранс” санитар чараларны көчәйтте

«Башавтотранс» филиалы — 1нче санлы Уфа пассажир автотранспорт предприятиесе директоры Павел Аверьянов әйтүенчә, автобус салоннарын дезинфекцияле эшкәртү көненә ике тапкыр башкарыла.
- Эшкәртү барлык парк гаражга кайткач, 22.00 сәгатьтән төнге 01.00 сәгатькә кадәр, ә төшке аш вакытында паркара интервалга әйләнеп кайтканда башкарыла. Без түшәмнән алып идәнгә кадәр зарарсызландыру үткәрәбез. Беренче чиратта тоткычларны. Чистарту процедуралары элек тә көн саен булды, имин булмаган хәлгә бәйле рәвештә, чараларны көчәйттек, - дип билгеләп үтте ул.
Көн саен эшкәртү процедурасын 300дән артык автобус уза. Эштә хлорлы чаралар һәм «Этоксамин» сериясендәге дезинфекция чарасы кулланыла. «Башавтотранс» вәкилләре хәбәр иткәнчә, алар барысы да кеше өчен тулысынча зыянсыз.
Хезмәткәрләр башта тоткычларны, утыргычларны, тәрәзәләрне эшкәртә, аннан соң салонны дымлы итеп җыештыралар һәм кузовны юалар.
Бу чаралар шундый катлаулы вакытта төрле инфекцияләр белән зарарлану дәрәҗәсен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: