-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 ноябрь 2021, 21:24

Кадрлар әзерләү буенча федераль үзәк Уфада булачак

Ул яшь белгечләр әзерләүгә хезмәт итәчәк.

Кадрлар әзерләү буенча федераль үзәк Уфада булачак
Кадрлар әзерләү буенча федераль үзәк Уфада булачак

"Сибайда һәм Туймазыда йогышлы авырулар госпитале төзү мәсьәләсен хәл итәбез. Республика Башлыгы төзелеш эшләрен тизләтү бурычын куйды. Һәр көн шушы мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Моның өчен әлеге вакытта документлар барлыйбыз.

Шул ук вакытта башка мәсьәләләрне хәл итүне дә туктаткан юк. Русия Хөкүмәте Уфада урта һөнәри белем бирүгә кадрлар әзерләү буенча федераль үзәк булдыруны хуплады. Без бу проектка барлык көчебезне салдык. Аның хезмәткәрләре Уфадагы мәйданчыкны килеп карады.

Озак сөйләшүләрдән соң, әлеге карар кабул ителде. Бу төзелеш эшче һөнәрләрен үстерүгә зур өлеш кертәчәк. Белем бирү югары технологияле җиһазларда үткәреләчәк. Ел эчендә әлеге үзәк аша 15 мең белгеч үтәчәк. Үзәк WorldSkills мәйданында оештырылачак. Проект өч этапта гамәлгә ашырылачак", - дип язган социаль челтәрләрдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: