+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 ноябрь 2021, 13:45

Онлайн-җанисәп 14 ноябрьгә кадәр озайтылды

Росстат халык исәбен Дәүләт хезмәтләре порталында алуны 14 ноябрьгә кадәр озайтты.

Онлайн-җанисәп 14 ноябрьгә кадәр озайтылды
Онлайн-җанисәп 14 ноябрьгә кадәр озайтылды

Бөтенрусия халык исәбен алуда ил халкының 63 проценты, бу якынча 90 миллион кеше, катнашкан. Шулардан 20 миллион кеше анкетаны дәүләт хезмәтләре порталында тутырган.
Билгеле булуынча, Росстат дәүләт хезмәтләре порталында Бөтенрусия халык исәбен алуны тәмамлау вакытын 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр күчерде.
«Русия Федерациясенең барлык субъектларында да, чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә, дәүләт хезмәтләре платформасында исәпкә алынучылар саны көн саен артты. Шуңа күрә халык санын алуда кешеләргә өстәмә атна бирү өчен онлайн-исәпкә алуны 8 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр озайту турында карар кабул иттек», — дип хәбәр итә Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: