+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 ноябрь 2021, 08:55

Бәхетле киләчәкне бергә төзик!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

Бәхетле киләчәкне бергә төзик!
Бәхетле киләчәкне бергә төзик!
Анда болай диелә:

“Хөрмәтле Башкортстан халкы!
4 ноябрьдә без тоташ ил белән Халыклар бердәмлеге көнен билгелибез. Бу бәйрәм Туган илгә булган мәхәббәтебезне, Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калган ата-бабаларыбыз өчен горурлыкны гәүдәләндерә. Халкыбыз иң авыр сынауларны да бердәмлек, батырлык һәм ватанпәрвәрлек аша җиңгән.
Башкортстан халкы туган җир һәм бөтен ил язмышы өчен җаваплылыкны һәрчак тоеп яши. Ата-бабаларыбызның җиңү традицияләренә таянып, бүген республика коронавирус пандемиясенә ышанычлы каршы тора, икътисадны һәм социаль өлкәне ныгыта, күләмле инвестиция проектларын гамәлгә ашыра, шәһәр һәм авылларны төзекләндерә, Русия Федерациясендә төрле өлкәләрдә алдынгы урыннарны били.
Башкортстан төрле милләт һәм конфессия вәкилләре өчен һәрчак уртак йорт булсын өчен без барысын да эшләргә тиешбез. Безнең бурыч – буыннар күчәкилүчәнлеген саклау, яшьләрдә Туган илгә мәхәббәт, аның мәнфәгатьләрен якларга әзер булуны тәрбияләү, бергәләп бәхетле киләчәк төзү.
Республика халкын бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм изгелек телим!”

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: