+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 ноябрь 2021, 15:20

Иң яхшы тәҗрибә киң таралу алырга тиеш

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Мәскәүдә Кунак сараенда Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган "Минем проект - минем илем!" дигән чараның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Иң яхшы тәҗрибә киң таралу алырга тиеш
Иң яхшы тәҗрибә киң таралу алырга тиеш

Аның максаты - иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тарату, аларның авторларын конструктив гражданлык активлыгын үстерүгә ярдәм итүгә җәлеп итү.

"Милләтара татулык. Иҗтимагый дипломатия" номинациясендә безнең республика вәкиле Таһиров Азамат җиңүче булды. "Мигрантлар балалары өчен "Тәнәфес" адаптация мәктәбе" проектын 2021 елның июнь-июль айларында Президент грантлары фонды ярдәмендә миграция төбәк иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашырды.

- Безнең мигрантлар балалары өчен адаптация проекты Уфа территориясендә бу җәйдә гамәлгә ашырылды. Проект кысаларында мәктәпкә 40тан артык мигрант баласы һәм булачак мәктәп укучыларының ата-аналары түләүсез әзерлек алды. Алар барысы да Әфганстан, Вьетнам, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Сүриядән килгән. Проект тәмамланганнан соң без Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы конкурсына гариза бирдек, - ди Азамат Вил улы. - Проект командасына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Азамат Таһиров диплом һәм 200 мең сум акчалата бүләк алды. Әлеге акчаларны команда башка социаль әһәмиятле проектларга тотынырга планлаштыра.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: