+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 ноябрь 2021, 10:45
"Русиянең көче - безнең бердәмлектә һәм татулыкта"
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
"Русиянең көче - безнең бердәмлектә һәм татулыкта"
"Хөрмәтле Идел буе федераль округында яшәүчеләр, сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
XVII гасырда Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә безнең ата-бабаларыбыз илбасарларны куып чыгарганнан соң, гасырлар дәвамында тормыш бик нык үзгәрде. Әмма XXI гасырда да хәзерге Русиянең көче - безнең бердәмлектә һәм татулыкта. Төрле халыклар һәм төрле дин вәкилләре күп еллар дәвамында уртак федератив дәүләтебездә яши. Без бергәләп уртак җиңүләргә шатланабыз һәм кыенлыкларны җиңеп чыгабыз.
Идел буе федераль округы - безнең зур илебезнең ышанычлы терәге. Округта яшәүчеләр фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм бизнесны үстерә, балалар тәрбияли. Идел буе федераль округында яшәүче халыкларның төрле карашлары һәм традицияләре булырга мөмкин, шул ук вакытта без беләбез - Ватаныбыз бер, без бөек ил гражданнары булуыбыз белән горурланабыз.
Ышанам ки, халык бердәмлеген саклап һәм тарихи мираска таянып кына без һәрвакыт үсәчәкбез һәм нәтиҗәле хезмәтебез белән Ватаныбызны данлаячакбыз!
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм уңышлар телим!"
Фото:
https://glavarb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас: