-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Көнүзәк
4 ноябрь 2021, 13:05

Яңа күперне нигә япканнар?

Бу сорау бик күпләрне борчый.

Яңа күперне нигә япканнар?
Яңа күперне нигә япканнар?


Уфада 8 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр яңа күпернең бер полосасындагы кайбер участокларда хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк.

Уфа хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмалар төзү, ремонтлау идарәсе начальнигы Константин Паппе аңлатып узганча, хәрәкәтне өлешчә чикләүнең сәбәбе - планлаштырылган технологик эш.

"Эшләрнең бер өлешен яңа күпер буенча хәрәкәтне башлап җибәргәннән соң гына эшләргә мөмкин иде. Күпергә килү юлында транспорт агымнарын бүлү өчен терәк стена урнаштырырга кирәк. Шулай ук терәк корылмаларны демонтажлау таләп ителә", - дип аңлатты Паппе.

Шулай ук яңа күпердә хәрәкәтне көйләүче реверсив светофор демонтажланды. Төзүчеләр әйтүенчә, бу светофор, кирәк булса, яңадан куелачак.

"Без 1956 елда төзелгән күпергә капиталь ремонт ясауга тотынганда бу светофор кирәк иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күпер төзелешен без планлаштырылганнан 3-4 айга алдан төгәлләдек», - диде Константин Паппе.

Ул ассызыклаганча, күпер тулысынча ябылмаячак, ә чикләүләр бер полосада 50шәр метрлы участокларда гына гамәлдә булачак.

Фото: Мэрия Уфы


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: