Бүген Башкортстан дәваханәләрендә 866 кеше коронавирустан дәвалана, 60 яшьтән өлкәннәр - 550 пациент, шуларның 81е авыр хәлдә, 9ы механик вентиляциядә.
Амбулатор дәвалануда - 7306 кеше. 60 яшьтән өлкәннәр - 6215 пациент. Пневмония белән авыручылар саны - 196.
Гомумән алганда, Башкортстанга Covid-19дан 2 миллион 282 мең 558 доза вакцина кайтарылган.
1нче компонент белән вакциналанучылар - 1 миллион 729 мең, вакциналануны тулысынча тәмамлаучылар 1 миллион 393 мең кеше.
Соңгы тәүлектә 21886 кеше вакцина ясаткан.
Фото: Башинформ