Янгын сүндерүчеләр Кушнаренко районының Мәмәк авылында Ялалетдиновлар гаиләсе яшәгән йортта чыккан янгынны сүндергән. Мунча, гараж һәм торактан бернәрсә дә калмаган диярлек, барлык корылмалар да янып беткән. Ялалетдиновлар йокларга яткан киемнәрендә генә өйдән чыгып котылган. Балалар - дәреслекләре белән рюкзакларын, ә ата-аналары паспортларын гына алып өлгергән.
- Ирем «Янабыз!» дип кычкыргач, чыгып йөгердек. Аллаһка шөкер, барыбыз да исән, - ди Гүзәл Ялалетдинова.
Аларның эте белән песие дә исән калган, әмма үзләре - кыш килгәндә урамда. Аларны мәрхәмәтле күршеләре сыендырган.
Ут белән көрәшергә ярдәм иткән авыл халкы, йортны саклап калырга мөмкин булыр иде, ди. Районда янгын хәвефсезлеге системасын да гаеплиләр – дистәләп авылга ике янгын сүндерү часте, ә Мәмәктә бер генә гидрант та юк.
Гаиләдә өч бала, аларның икесе балигъ булмаган. Гаилә башлыгы Альфред бу йортны 2013 елда үз куллары белән төзегән. Хәзер Ялалетдиновларның бернәрсәсе дә калмаган.
Алда - салкын кыш, ә аларның хәтта җылы киемнәре дә юк. Әгәр сез бу гаиләгә ярдәм итәргә теләсәгез, "Сбербанк"ка 8-927-963-13-78 телефоны буенча
ЯЛАЛЕТДИНОВА АЛИНА АЛЬФРЕДОВНАга акча күчерә аласыз.
Ил төкерсә, күл була! Якташларга ярдәм итик, туганнар!
Фото: "БСТ"