+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 ноябрь 2021, 13:36

"Лавка" ябык! Таләпне үтәмәсәң, шулай да була!

Дөньяда коронавирус котырганда саклану чараларын санга сукмаган сәүдә ноктасын тагын ничек атарга?!

"Лавка" ябык! Таләпне үтәмәсәң, шулай да була!
"Лавка" ябык! Таләпне үтәмәсәң, шулай да була!

Октябрьскийдагы ике сәүдә үзәге эшчәнлеге яңа коронавирус йогышы таралуга каршы чаралар үтәү белән бәйле ачыкланган бозуларны бетерүгә кадәр туктатылды. Бу хакта Башкортстан Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

- Махсус оештырылган тикшерү барышында Октябрьский шәһәренең өч сәүдә объектында хокук бозулар теркәлде. Кергән урында температураның үлчәнмәве ачыкланды. Шулай ук сертификатлар һәм белешмәләргә контроль үткәрелми, кисәтү язулары һәм листовкалар юк. Журналлар тиешенчә алып барылмый. Ике сәүдә үзәгенең эшчәнлеге ачыкланган җитешсезлекләрне бетергәнчегә кадәр туктатылды", - дип сөйләде сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Башкортстанда 30 октябрьдән рейдлар уза. 265тән артык сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объекты тикшерелде, шуларның 20сендә хокук бозулар ачыкланды.

Исегезгә төшерәбез, оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өчен ковидтан саклану чараларын үтәмәгән өчен республикада штрафлар билгеләнгән: гражданнар өчен - 1-3 мең, вазыйфаи затлар өчен – 5-15, ә юридик берәмлекләр өчен – 50-100 мең сум.

Административ хокук бозуларны кабатлаган очракта штрафлар күләме гражданнар өчен - 3-5 меңгә, вазыйфаи затлар өчен - 15-30 мең сумга, юридик берәмлекләр өчен 100-200 мең сумга кадәр арта.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: