-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 ноябрь 2021, 17:50

"Ял итегез! Ә без эшлибез."

Республиканың коммуналь хезмәтләре ял итәме?

"Ял итегез! Ә без эшлибез."
"Ял итегез! Ә без эшлибез."

Ял көннәре дәвам итә, ә коммуналь хезмәтләр һаман эштә. 5 ноябрь көнне Уфа шәһәренең Тужиловка бистәсендә суүткәргеч өзелде. Мамин-Сибиряк урамы, 5а адресы буенча урнашкан шәхси секторда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә проблема турында язып чыкты.

- Мөмкин кадәр тизрәк чаралар күрергә һәм кешеләргә ярдәм итәргә кирәк иде. Башкортстан ЦУРы Уфаның Октябрь районы хакимиятеннән коллегаларга оператив рәвәштә хәбәр тапшырды. "Уфаводоканал" хезмәткәрләре шунда ук авария урынына чыгып, 5-6 ноябрь төнендә су агып чыгуны туктатты.

Ә без алга таба да эшлибез. Барыгызга да яхшы яллар! - ди коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: