-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 ноябрь 2021, 20:18

"Бездә халык вакцина ясата, авыручылар юк", ди тәҗрибәле фельдшер

Коронавирус дигән хәвефле инфекциягә каршы вакцина ясаттыгызмы әле, хөрмәтле дуслар? Әллә инде һаман икеләнеп йөрисезме? Әлбәттә, иммунлаштыру кампаниясендә катнашу-катнашмау һәркемнең үз эше, әмма бу җәһәттән белгечләр, әлеге авыруны дәвалау, кисәтү белән шөгыльләнүче табиблар, шәфкать туташларының фикерен белү зыян итмәс.

"Бездә халык вакцина ясата, авыручылар юк", ди тәҗрибәле фельдшер
"Бездә халык вакцина ясата, авыручылар юк", ди тәҗрибәле фельдшер
- Кеше өчен иң мөһиме нәрсә? Әлбәттә, сәламәтлек! Бүген, бөтен дөньяны коронавирус дигән инфекциянең чираттагы дулкыны каплап алган катлаулы чорда, без, ак халатлыларга, гадәттәгедән зуррак җаваплылык һәм уялык күрсәтеп хезмәт салырга туры килә, - ди Дүртөйле районы Түбән Аташ авылында өч дистә елдан артык фельдшер булып эшләүче Гүзәл Сөләйманова.

Гүзәл Фәвис кызын яше-карты бик тирән хөрмәт итә, чөнки ул үз эшен бар сәләтен, көчен салып башкара, көн дими, төн дими, медицина ярдәменә мохтаҗ авырулар янына ашыга.

Һәрдаим һөнәри белемен үстерү өстендә эшләүче беренче категорияле фельдшер, хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен, Дүртөйле районы хакимиятенең һәм Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Авыл Советында депутат вазыйфасын да башкарган.

Коронавирус инфекциясе белән көрәшнең алгы сызыгында Гүзәл Фәвис кызы. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, үзе хезмәтләндергән Түбән Аташ һәм Таштау авылларында бүген 70 процент халык вакцина кадаткан.

- Иммунлаштыру темплары арткач, авыручылар юк, - ди тәҗрибәле фельдшер. - Яше-карты даими рәвештә таҗлы вируска кагылышлы сораулары белән мөрәҗәгать итә, шик-шөбһәләре белән уртаклаша. Аларның һәркайсына җентекле итеп җавап бирергә тырышам. Үлемечле инфекциягә киртә куюның иң ышанычлы юлы прививка ясату икәнлеген аңлатам.

Гүзәл Фәвис кызы үз участогында гына түгел, мобиль вакциналау пунктында да дежур итә: махсус медицина автомобилендә Дүртөйле шәһәренең Мәдәният сарае, "Таныш" сәүдә үзәге янында прививка ясауда катнаша. Кирәк булганда, мобиль вакциналау машинасын район үзәгеннән шактый читтә урнашкан Таштау авылына да чакыртам, ди ул.

Бар гомерен авылдашларының сәламәтлеге сагында торуга багышлаган тәҗрибәле фельдшерга изге хезмәтендә уңышлар телик!


Рәсемдә: фельдшер Гүзәл Сөләйманова.

Фото: Сөләймановлар архивыннан


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: