-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 ноябрь 2021, 20:30

Ковид корбаннары саны кими

Башкортстанда озак вакыт эчендә беренче тапкыр COVID-19дан үлем очраклары саны кимеде.

Корбаннар саны кими
Төбәк оператив штабының яңартылган мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьдә Башкортстанда коронавирус инфекциясенең 90 855 очрагы расланган, шуларның 665е – соңгы тәүлектә. 79 863 кеше савыккан.

8 166 пациент әлегә дәвалана, шуларның 851е - стационарларда, 7 315е чирне өйдә кичерә. 81 кеше - авыр хәлдә, 9ы - ИВЛда.

Соңгы тәүлек эчендә коронавирустан 13 кеше үлгән. Барлыгы республиканың 2 826 кешесе Covid-19 корбаны булды.

Вакцинаның I компонентын – 1 733 249 кеше, II компонентны 1 399 711 кеше алган.

Фото:  bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева