+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 ноябрь 2021, 20:21

Тарих чоңгылында эзсез югалмыйк: Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясендә катнашыйк!

Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясе дәвам итә. Аның кысаларында 14 ноябрьгә кадәр һәркайсыбызга үзебез хакындагы мәгълүматны тарихка кертеп калдырырга мөмкинлек бирелә.

Тарих чоңгылында эзсез югалмыйк: Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясендә катнашыйк!
Тарих чоңгылында эзсез югалмыйк: Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясендә катнашыйк!
- Мин Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясендә катнашып өлгердем дә инде, - дип уртаклашты Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче билгеле журналист, балалар язучысы, бихисап китаплар авторы, әдәби премияләр иясе Илдус Тимерханов. - Әлеге дәүләт кампаниясеннән читтә калмауның никадәр мөһим икәнлеген яхшы аңлыйм. Мин бит нәселем шәҗәрәсен төзегәндә, Башкортстанның үзәк архивына барып, анда 1816 елдан башлап барлык җанисәп кампанияләренең нәтиҗәләрен җентекләп өйрәндем, ерак бабаларымның исемнәрен генә түгел, ни белән шөгыльләнүен, нинди авыл хуҗалыгы культуралары үстерүләрен, ничә баш аты, сыеры булуга кадәр белдем. Бу тарихи документлар белән танышу бик дулкынландыра, ил елъязмасында үзеңнән соң нинди эз калуы, рухи кыйммәтләр, яшәү мәгънәсе хакында уйланырга мәҗбүр итә.

Илдус Хәмит улы әйтүенчә, исәп алучы белән аралашу яхшы тәссоратлар калдырган.

- Безгә мәдәният өлкәсендә хезмәт салучы Ләйсән Ходайбирдина килде, - ди ул. - Экипировкасы матбугат чаралары хәбәр иткәнчә: муенында Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясе билгесе төшерелгән шарф, кулында портфель, планшет. Документларын күрсәтте, бик мөлаем итеп сөйләште. Анкетаны тутыру күп вакыт алмады. Бар сораулар да аңлаешлы тел белән язылган. Мин анкета сорауларын тагын да тулыландырыр идем, әлбәттә. Мисал өчен: респондентның нинди һөнәр иясе икәнен. Оныкларыбызның оныкларына бабалары хакында байрак мәгълүмат калдырыр идек.

Туган як тарихын, табигатен өйрәнү өлкәсендә җитди, эзмә-эзлекле эш алып баручы Илдус Хәмит улы барыбызны да Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясендә актив катнашырга чакыра. "Тарих чоңгылында эзсез югалмыйк!", - ди ул.

Рәсемдә: Илдус Тимерханов.

Фото: И.Тимерханов архивыннан


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: