-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 ноябрь 2021, 16:14

Җанисәптә Башкортстан халкы актив катнаша

Бу күрсәткеч буенча без илдәге беренче унлыкка керәбез.

Җанисәптә Башкортстан халкы актив катнаша
Җанисәптә Башкортстан халкы актив катнаша

Башкортстан Бөтенрусия халык санын алуда катнашу активлыгы буенча илнең беренче унлыгына керә. Бу хакта "Башкортостанстат" җитәкчесе Әкрам Ганиев атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә бүген хәбәр итте, аны республика Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.

- Бөтенрусия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, - диде Әкрам Ганиев. - Анда республикада яшәүче 3,9 миллионга якын кеше катнашты инде, аларның һәр унынчысы - «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша мөстәкыйль рәвештә.

Әкрам Ганиев билгеләп үткәнчә, исәп алучылар коронавирус пандемиясе белән бәйле катлаулы шартларда үз эшләрен намус белән башкара.

- Исәпкә алуның беренче оператив нәтиҗәләрен республика быел декабрьдә алачак. Әмма хәзер үк инде шуны күрәбез: халыкны җәлеп итү үзәкләре булган һәм уңай демографик вәзгыять күзәтелгән кайбер районнар һәм шәһәрләр үз халкының сизелерлек ишәюен күрсәтә, - диде Башкортстан Башлыгы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: