+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 ноябрь 2021, 14:53

Чүп җыю игътибар үзәгендә булачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә каты көнкүреш калдыкларын җыюга аерым игътибар бирде.

Чүп җыю игътибар үзәгендә булачак
Чүп җыю игътибар үзәгендә булачак

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы доклад белән республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров чыгыш ясады.

- Халык тарафыннан калдыкларны сортларга аеру таләбе бар. Монда безгә мәгълүмати сәясәтне көчәйтергә кирәк, - диде ул. - Без калдыкларны аерым җыю агитациясе белән өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә видеороликлар булдырырга ниятлибез.

Беренче этапта калдыкларны аерым җыю системасын үстерү республика мәктәпләрен аерым контейнерлар белән тәэмин итүдән башланды. Узган елда 487 мәктәптә аерым җыю өчен 799 интерьер контейнер комплекты булдырылды, аларның һәрберсендә 3әр контейнер урнаштырылган. Быел эш дәвам итә.

Шулай ук мәктәпләр өчен аерым җыюны алып бару кагыйдәләре буенча методик рекомендацияләр эшләнде.
Бүгенге көндә республика территориясендә аерым җыю өчен билгеләнгән 6010 контейнер урнаштырылган, безгә 2024 елга кадәр янә 22 меңнән артык контейнер сатып алырга кирәк.

Безгә бу теманы киң яктыртырга, халыкка калдыкларны аерым җыюның гомум принципларын аңлату буенча мәгълүмати кампания оештырырга кирәк.
Шулай ук, халыкны калдыкларны аерым җыюга стимуллаштыру өчен торак йортларда чүп-чар үткәргечләрне законлаштырырга, ә яңа биналар төзегәндә бу системалардан бөтенләй баш тартырга кирәк дип саныйбыз.

Төбәк җитәкчесе бу мәсьәләнең игътибар үзәгендә калачагын, аңа тиздән янә әйләнеп кайтачагын белдерде.

Фото: lisestrovskoe.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: