+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 ноябрь 2021, 14:38

Эшсезләр саны кимегән

Хөкүмәт ярдәме белән эшкә урнашучылар саны арткан.

Эшсезләр саны кимегән
Эшсезләр саны кимегән

2021 елның мартында эшләтеп җибәрелгән субсидияләнүче наймның федераль программасы буенча бүгенгә 1350 эшсез граждан эшкә урнаштырылган. Чара гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле анда 825 эш бирүче катнашты. Ярдәм чаралары кысаларында октябрьдә генә дә 240 эшсез граждан 120 эш бирүчегә эшкә урнаштырылган.

- Чараның һәр өченче катнашучысы - эш эзләүдә авырлыклар кичерүче кеше. Субнайм программасы ярдәмендә 35 инвалид, 23 чыгарылыш укучысы, пенсия яшендәге 256 граждан, ялгыз яисә күпбалалы 166 ата-ана, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, шулай ук иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән 3 кеше эш тапты. Бу чара безгә социаль якланмаган категорияләрдәге гражданнарны эшкә урнаштыру өчен өстәмә мөмкинлек бирә һәм коронавирус пандемиясе аркасында кинәт арткан эшсезлек дәрәҗәсен төшерә, - дип аңлата гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Октябрьдә найм программасына төзәтмәләр кертелде: яңа кагыйдәләр буенча, эш бирүчеләр Эш белән тәэмин итү үзәгендә 2021 елның 1 августына исәптә торучы эшсез гражданнарны эшкә урнаштырган өчен дәүләт ярдәмен алырга мөмкин (элегрәк дәүләт ярдәме эшсез статусына ия булган һәм 2021 елның 1 гыйнварына исәптә торганнарга кагыла иде).

Шулай ук мәшгульлек үзәгендә теркәлү датасына бәйсез рәвештә дәүләт ярдәм күрсәтә торган кешеләр категориясенең исемлеге сизелерлек киңәйтелгән: элек бу 2020 елда уку йортларын тәмамлаучылар гына булса, хәзер эш бирүче инвалидлыгы булган кешеләрне, балигъ булмаган, инвалид балаларны тәрбияләүче ялгыз һәм күпбалалы ата-аналарны, шулай ук иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны үтәтүче оешмалардан азат ителгән кешеләрне эшкә урнаштырганда субсидия алачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: