-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 ноябрь 2021, 14:40

"Сез дә тарихта эзегезне калдырыгыз!"

Халык исәбен алуда катнашуның берничә ысулы бар, ди Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев.

"Сез дә тарихта эзегезне калдырыгыз!"
"Сез дә тарихта эзегезне калдырыгыз!"

"Дуслар, яңа эш атнасы белән барыгызны да! Озак яллар вакытында халык санын алуда катнашкансыздыр, дип ышанам. Кем әле өлгермәгән, онлайн халык санын алу 2021 елның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Моның өчен берничә вариант бар: мин үзем җанисәпне "Дәүләт хезмәтләре" порталында уздым. 15-20 минут эчендә Бөтенрусия халык санын алуның барлык 33 соравына җавап бирдем һәм гаиләм турында да мәгълүмат тапшырдым. Әгәр әле бу чарада катнашмаган булсагыз, җанисәп кәгазьләрен үзегезгә һәм якыннарыгызга тутыру өчен вакыт табыгыз.

Моннан тыш, исәпкә алучылар үз участоклары буйлап йөрүне дәвам итә, шулай ук исәпкә алу стационар участоклары да эшли. Аларның адреслары һәм телефоннары "Башкортостанстат"ның интернет-сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: [url=https://bashstat.gks.ru/populationcensus2020,]https://bashstat.gks.ru/populationcensus2020[/url], шәһәр һәм район хакимиятләре сайтларында, республика киңкүләм мәгълүмат чаралары битләрендә. Бу процедураны Күпфункцияле үзәк офисларында да узарга мөмкин.

Барлыкка килгән мәсьәләләр буенча республика дәүләт статистикасы органының “кайнар линия” телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Ул 9.00дән 21.00 сәгатькә кадәр ял көннәрсез эшли: 8-800-347-11-02. Шалтырату - бушлай.

Исәпкә алуда катнашып, балаларымның киләчәгенә мин зур өлеш кертәм. Алынган мәгълүматлар шул исәптән илебезнең киләчәген икътисади һәм социаль фаразлау өчен дә кулланылачак. 14 ноябрьгә кадәр сез дә әлеге чарада катнашырга һәм тарихта үз эзегезне калдырырга өлгерегез!" - дип язган бүген социаль челтәрләрдәге битендә Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев.

Фото: aop-rb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: