+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 ноябрь 2021, 20:50

Юллардагы хәл борчу тудыра

8 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча ведомствоара киңәшмә уздырды. Анда республика Хөкүмәте әгъзалары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, юл тармагы предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, муниципалитет башлыклары катнашты. Катнашучылар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү буенча өстәмә чаралар турында фикер алышты.

Юллардагы хәл борчу тудыра
Юллардагы хәл борчу тудыра

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, 2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча республикада 2716 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 353 кеше үлгән, ә 3302се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

- Үлемечле аварияләрнең төп сәбәбе - автомобильләр бәрелешү һәм җәяүлеләрне таптату. 10 шәһәр һәм районда юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан, ә 24 муниципалитетта - кешеләр үлеме белән булган аварияләр саны. Федераль трассаларда үлемечле аварияләр артуы борчый, - дип хәбәр итте Владимир Севастьянов.

Юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен республика автоюлларында аварияләр концентрациясе урыннарын ачыклыйлар. Һәр очракта светофорлар, билгеләр, киртәләр урнаштыруны, юл полотносын ремонтлауны, тамгалар ясауны үз эченә алган комплекслы карарлар кабул ителә.

Радий Хәбиров исерек машина йөртүчеләргә каршы көрәш буенча мәгълүмати-аңлату эшләрен һәм юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

- Хәл борчу тудыра. Без юлларны төзибез һәм ремонтлыйбыз, әмма, кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтләре кимеми, - диде Радий Хәбиров. - Автомобиль аварияләрендә һәлак булганнарның саны арта бара. Хәлне анализларга һәм кирәкле карарлар кабул итәргә кирәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: