-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 ноябрь 2021, 10:25

Алмалыкта хәзер якты

Авыл халкын күптән борчыган мәсьәлә республика программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә хәл ителде.

Алмалыкта хәзер якты
Алмалыкта хәзер якты
Кырмыскалы районының Алмалык авылы халкын урамнарны яктырту мәсьәләсе күптән борчый иде. Чөнки караңгыда эштән кайту яки яктыртылмаган урамнан балаларга мәктәпкә бару уңайсыз гына түгел, хәвефле дә. Шуңа да авыл халкы бу проблеманы хәл итүдә дилбегәне үз кулларына алды. Бозаяз авылы биләмәсе хакимияте ярдәме белән “Урындагы башлангычларга ярдәм” республика программасында катнашуга документлар тапшырды һәм аларга уңыш елмайды.

Берничә көн элек кенә Алмалык авылының Бакча һәм Яшьләр урамнарындагы баганаларга заманча, энергия саклаучы яктырткычлар кую тәмамланды. Хәзер кичке һәм төнге вакытта да урамнар ялт итеп тора.
Әйткәндәй, Бозаяз авылы биләмәсе “Урындагы башлангыч­ларга ярдәм” программасында тәү тапкыр гына җиңү яуламый. Бу программа ярдәмендә 2019 елда Бозаяз авылы мәдәният йорты бинасының фасадына капиталь ремонт ясалды, узган елда Бозаязбаш авылының Урман урамын яктырту мәсьәләсе хәл ителде. Менә быел Алмалык авылы урамнарына да яктылык килде.
Ә гомум алганда, бу конкурста быел район буенча дүрт проект җиңеп чыкты. Алмалык авылындагы яктырту системасына капиталь ремонт үткәрү – шуларның берсе. “Урындагы башлангыч­ларга ярдәм” программасында кырмыскалылылар елдан-ел активрак катнаша һәм җиңүгә ирешә. Шуның нәтиҗәсендә авыл халкының су белән тәэмин итү, ял итү зоналарын төзекләндерү, урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау, балалар мәйданчыклары төзү кебек күп кенә көнүзәк проблемалары хәл ителә.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: