-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 ноябрь 2021, 14:31

Инвалидларның эш урыннары булырга тиеш

Төбәк бюджетыннан бүленгән 20 миллион сум акча шуңа юнәлтеләчәк.

Инвалидларның эш урыннары булырга тиеш
Инвалидларның эш урыннары булырга тиеш

9 ноябрьдән Башкортстан Республикасы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгында бердәнбер гамәлгә куючысы гомумрусия иҗтимагый инвалидлар оешмалары булган оешмаларны сайлап алу буенча заявкалар кабул итү башланды. Бу чыгымнарның җитештерүне техник яктан яңадан коралландыруга бәйле өлешен субсидияләү өчен башкарыла. Дәүләт ярдәме беренче тапкыр сатып алынган җиһазларга чыгымнарны эш урыннарын саклап калу һәм модернизацияләү максатында 80 процентка кадәр каплау рәвешендә күрсәтелә.

- Агымдагы елда Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын күтәрү өчен, тышкы факторларны исәпкә алып, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, өстәмә чаралар күрелде. Бердәнбер гамәлгә куючысы инвалидларның гомумрусия иҗтимагый оешмалары булган оешмаларны субсидияләү дә аларга керә. Субсидия оешмаларга төяп озатылган продукция күләмен арттыру, шулай ук предприятиеләрнең җитештерү потенциалын саклап калу максатында бирелә.

Субсидия алу өчен кирәкле күрсәткеч - оешмада гомум эш урыннарыннан инвалидлар өчен сакланган һәм яңартылган эш урыннары өлеше. Субсидияләр оешмаларга түбәндәге таләпләрне үтәгәндә бирелә: оешмада эшләүче инвалидларның өлеше хезмәткәрләрнең гомум саныннан кимендә 50 процент тәшкил итә, хезмәткәрләр саны - кимендә 25 кеше.

Фото: i-don.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: