-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 ноябрь 2021, 12:15

Ишек алдың нинди, тормышың да шундый

Үз ишегеннән ямьсез подъездга чыккан кешенең кәефе нинди була? Әлбәттә, күтәренке түгел. Кайчан тәртип була инде безнең подъездларда? Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә яза.

Ишек алдың нинди, тормышың да шундый
Ишек алдың нинди, тормышың да шундый

- Коронавирус планнарны үзгәртүгә карамастан, без күпфатирлы йортлар подъездларында тәртип урнаштырабыз, - ди ул. - Ике ел эчендә, 2019 һәм 2020 елларда, республика бюджеты хисабына 2069 күп фатирлы йортта 2 миллиард 84 миллион сумга 6181 подъездны тәртипкә китердек. Бу - 6 меңнән артык чиста һәм уңайлы подъезд дигән сүз.

2021 елда 115 йортта 312 подъезд төзекләндереләчәк. Ел ахырына кадәр барлык эшләрне дә төгәлләргә планлаштырабыз.

Ремонт сыйфатлы булырга тиеш, әмма подрядчылар төрле була. Моның артыннан катгыйрак күзәтү өчен кабул итү актларында яшәүчеләрнең имзаларына таяндык. Подъездларны ремонтлауга гарантия - 5 ел.

Шул ук вакытта хәзер үк без 2022 елга подъездларда ремонт программасын формалаштырабыз. Безнең бюджет бераз яңадан торгызыла, шуңа күрә киләсе елда подъездларны күбрәк төзекләндерербез дип өметләнәм.

Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, агымдагы елда Уфада комплекслы ремонт программасы кысаларында коляскадагы инвалидлар яши торган дурт подъезд пандуслар белән тәэмин ителгән.

Ремонтланган барлык подъездларда да халык белән берлектә башкарылган эшләрне кабул итү бара. Подъездларны комплекслы ремонтлау республика программасы кысаларында башкарыла торган барлык эшләр дә комиссия тарафыннан халыкның турыдан-туры катнашлыгында кабул ителә. Башкарылган эшләр өчен түләү бары тик ахыргы кабул итү һәм барлык кирәкле документларны кул куйганнан соң гына башкарыла. Барлык эш төрләренә дә гарантия - 5 ел (вандализм очракларыннан тыш).

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: