Башкала мэры Сергей Греков Уфа шәһәре хакимиятендәге оператив киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, пассажирлар арасында җәмәгать транспортында йөрү өчен вакциналау турында сертификатлар һәм QR-кодлар булуны тикшерү турындагы мәсьәлә атна азагына кадәр каралачак.
Коронавирус таралуга юл куймау буенча республика штабына тәкъдим формалаштырып җибәрергә планлаштырыла.
Билгеле булуынча, Уфа шәһәре хакимиятенә Автомобиль транспорты хезмәткәрләре гомумрусия профсоюзының республика оешмасыннан мөрәҗәгать килде. Анда җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-кодларны, вакциналау турындагы сертификатлар булу-булмавын тикшерү кертергә тәкъдим ителә.
Фото: ufa.rbc.ru