+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 ноябрь 2021, 16:36

Александр Сидякин халык исәбен алуда катнашты

Ул башкаларны да әлеге чарада катнашырга чакырды.

Александр Сидякин халык исәбен алуда катнашты
Александр Сидякин халык исәбен алуда катнашты

Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин Уфадагы Күпфункцияле үзәкләрнең берсендә Бөтенрусия халык санын алуда катнашты. Исәпкә алу кәгазьләре сорауларына җаваплар санаулы минутлар алды, шуннан соң ул журналистлар белән аралашты.

- Республикада халык санын алу тәмамлану стадиясенә керде, финиш юлына чыкты диярлек. "Башстат"ның соңгы мәгълүматларына караганда, халык санын алуда дүрт миллион кырык меңнән артык кеше катнашкан, шул исәптән бу процедураны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров мөстәкыйль рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталында узган, - дип хәбәр итте Александр Сидякин.

Башкортстан халык санын алуда катнашу активлыгы буенча илнең иң яхшы төбәкләр унлыгына керә.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе искә төшергәнчә, Русия хакимияте, дәүләт идарәсенең нәтиҗәле коралы буларак, халык санын алуны һәрвакыт кулланган: иң борынгы заманнардан һәм Петр I идарә иткән заманнардан совет чорына кадәр.

- Республиканың барлык халкына мөрәҗәгать итәм: әле исәпкә алу тәмамланмаган, моны якын арада эшләгез, өстәвенә, анда катнашу форматлары төрле, шул исәптән "Дәүләт хезмәтләре" порталында бик гади һәм уңайлы онлайн-хезмәтләрдән файдаланырга да мөмкин, - диде республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез: илдә 15 октябрьдә башланган халык исәбен алу 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: resbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: