-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 ноябрь 2021, 11:40

Иске Күчәрбай халкы үзенең тарихына битараф түгел

Иске Күчәрбай халкы җанисәп алуда актив катнаша.

Иске Күчәрбай халкы үзенең тарихына битараф түгел
Иске Күчәрбай халкы үзенең тарихына битараф түгел

Бөтенрусия халык исәбен алу тәмамлануга санаулы көннәр калды. Бу җәһәттән Благовар районында да тәүге нәтиҗәләр барлана. Аларга ярашлы, халыкның күпчелеге мөһим кампаниядә катнашырга өлгергән.

Иске Күчәрбай авылында яшәүче Дамир Тимербаев та шулар сафында. 70 яшен быел көз тутырган педагог-ветеран тоташ районда милли көрәш батырлары әзерләгән спорт тренеры буларак билгеле. Шулай ук ул авыллар тарихы белән дә җитди кызыксына. Атап әйткәндә, үзе туып-үскән Түрештамак авылы турында бай мәгълүмат туплаган.

- Авыллар тарихы да хәзерге вакытта үтүче җанисәп кампаниясендә тупланган материаллардан чыгып языла, - ди Дамир Шамил улы. - Мин электән дәүләт әһәмиятендәге мондый чараларга җаваплы карадым. Быел да җанисәптән читләшмәдем, әлбәттә. Исәп алучы Гөлсинә Басариеваны яхшы беләм. Аның белән аралашканда сорауларына тулысынча һәм төпле җаваплар бирдем. Әйтергә кирәк, җанисәп бик катлаулы шартларда үтә. Бу исәп алучыларга зур җаваплылык та өсти. Алар санитар кагыйдәләрне төгәл үти, беркемне дә куркыныч астына куймый.

Гомумән, безнең якта халык актив, тарихка битараф түгел, шуңа да үзенең үткәне белән кызыксынучылар күп. Быелгы җанисәп тә шуны ачык күрсәтте, халык үзе турында мәгълүматны тарихка кертеп калдырды.

 

Фәнүр Гыйльманов.

Фото Благовар районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: