-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 ноябрь 2021, 17:59

«Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы» ничек эшли?

Аноним сорау алу кайбер проблемаларны ачыкларга ярдәм иткән.

«Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы» ничек эшли?
«Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы» ничек эшли?

Республиканың Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты «Кече күләмдәге сәүдә агрегаторы» (АТМО) системасында эшләүче тәэмин итүчеләр арасында аноним онлайн-сораштыруларга йомгак ясады.

- Контрагентлар сайлаганда саклык күрсәтү темасы үзенең актуальлеген югалтмый. Еш кына оешмалар бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирми, моны вакыт әрәм итү дип саный. Үткәрелгән сораштыру «Контур.Фокус» контрагентларын тикшерү сервисы белән АТМОны интеграцияләү кирәклеген билгеләргә мөмкинлек бирде, - дип билгеләде дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Анкета нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сораштырылучыларның 60 проценты мәгълүмати системага яңа функционалны кертү белән кызыксына. Респондентларның 45 проценты билгеләп үткәнчә - сервис ярдәмендә елына 10 контрагентка кадәр, ә 35 процент катнашучы 50гә кадәр тикшерергә теләр иде.

"Контур.Фокус"тан тәкъдим ителгән мәгълүматлар республика эшкуарларына контрактация вакытында хәвефне минимальләштерергә, шулай ук намуссыз катнашучылар белән элемтәдән качарга ярдәм итәчәк.

Фото: ufa.bezformata.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: