-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 ноябрь 2021, 14:28

Җанисәптә катнашу буенча республика алдынгы урын били

Бу хакта Росстат башлыгы Павел Малков хәбәр итте.

Җанисәптә катнашу буенча республика алдынгы урын били
Җанисәптә катнашу буенча республика алдынгы урын били

Башкортстан халык санын алуда катнашу буенча лидерлар исәбенә керде. Бу хакта Росстат башлыгы Павел Малков Русия Президентының Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә хәбәр итте. Безнең республикадан тыш, чаралар төгәлләнгән диярлек уңышлы төбәкләр исәбенә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Төньяк Кавказ, Ставрополь, Краснодар крае, Волгоград, Тула өлкәләре, Чукотка, Мордовия һәм Татарстан керде.

Билгеле булуынча, Башкортстанда 4 миллионнан артык кеше язылган. Барлыгы, спикер сүзләренчә, 133,5 миллион кеше исәпкә алынган, бу безнең ил халкының 91,6 проценты. Күпчелек төбәкләрдә бу исәпкә алынганнарның 80-90 процентын тәшкил итә.

Санлаштыру хисабына оператив нәтиҗәләр агымдагы елның декабрендә билгеле булачак, төгәлрәк нәтиҗәләр - 2022 елның гыйнварында билгеле булачак, ә тулы нәтиҗәләр киләсе ел дәвамында булачак, моңа кадәр бу эшкә 3-4 ел таләп ителә иде. Халык санын алу нәтиҗәләреннән барлык хакимият органнары һәм урындагы үзидарә органнары файдалана - масштаблы федераль һәм төбәк программалары һәм проектлар әзерләүдән башлап, юллар, мәктәпләр, дәваханәләр һәм башка күп кенә инфраструктура төзелеше турындагы карарларга кадәр.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: