+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 ноябрь 2021, 13:47

Беркем дә җылысыз калмаячак

Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова җитәкчелегендә Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм "Газпром межрегионагаз Уфа" җәмгыяте вәкилләре белән эшлекле очрашу булды.

Беркем дә җылысыз калмаячак
Беркем дә җылысыз калмаячак

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең төп бурычларыннан берсе - торак-коммуналь хуҗалык объектларын көзге-кышкы чорга әзерләү, шуңа бәйле рәвештә очрашу барышында коммуналь комплекс оешмаларының ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычларын каплау графикларын үтәү мәсъәләләре каралды.

Фикер алышу кысаларында катнашучылар үлчәнгән тариф сәясәтен үткәрү һәм коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан билгеләнгән тарифлар кысаларында да, бюджет акчалары хисабына да алынган акчаларны нәтиҗәле файдалану зарурлыгын билгеләп үтте.

– Безнең республикада яшәүчеләр һәм социаль объектлар кышкы чорда җылысыз калырга тиеш түгел. Халыкны һәм предприятиеләрне коммуналь хезмәтләр белән сыйфатлы һәм тотрыклы тәэмин итү максатыннан, без коммуналь комплекс оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтүне дәвам итәчәкбез, бу гражданнарның тормыш-көнкүрешен яхшыртып кына калмыйча, эшкуарлыкны үстерү өчен уңай шартлар да тудырачак, - дип билгеләп үтте Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: