+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 ноябрь 2021, 23:01

"Инвестицион сәгать"тә яңа проектлар каралды

Радий Хәбиров кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуны белдерде.

"Инвестицион сәгать"тә яңа проектлар каралды
"Инвестицион сәгать"тә яңа проектлар каралды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестицион сәгать” форматында тематик киңәшмә уздырды. Анда икътисадның төрле тармакларында яңа проектлар каралды.

«Кориб» компаниясе генеральный директоры Олег Коробченко Благовар районында авыл хуҗалыгы һәм коммуналь техникасына хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәге төзү проектын тәкъдим итте. Анда шулай ук йөк автомобильләре ремонтланачак. Инвестор төрле машиналарны ремонтлау һәм кирәкле җиһазлар сатып алу өчен буш ангарларны яңадан җиһазлауга 115 миллион сум акча кертергә планлаштыра. Үзәк хезмәткәрләре саны 30 кеше тәшкил итәчәк.

Уфа районында EDGE-үзәктә мәгълүматларны эшкәртү үзәген төзү планнарын «Мобильные ТелеСистемы» җәмгыятенең республика филиалы директоры Егор Фисюк тәкъдим итте. Ул компаниянең илнең төрле төбәкләрендә берничә шундый үзәк төзүен сөйләде. Алар предприятие һәм оешмалар өчен зур күләмле мәгълүматлар эшкәртә. Объектны киләсе елда төзи башлаячаклар. Аның гомум бәясе - 800 миллион сум.

Уфа районында автотрактор техникасын һәм җайланмаларны сертификатлау өчен сынау лабораториясен булдыру проекты турында «Башдизель» компаниясе идарәчесе Андрей Неговора сөйләде. Аларны җитештерүне үзләштергәндә һәм модернизацияләгәндә яңа машиналарны имин эксплуатацияләү өчен техник регламентларга туры килүгә тикшерү уздыру таләп ителә.

Башкортстанда мондый мөмкинлек юк, шуңа бәйле рәвештә предприятиеләр Мәскәүгә яки Түбән Новгородка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Инвестицияләрнең гомум күләме 105 миллион сумга бәяләнә. Шул ук вакытта 20 яңа эш урыны булдырылачак. Предприятие мәйданчыгында биналарга ремонт ясаганнар һәм җиһазларның бер өлешен сатып алганнар.

- Техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү буенча зур планнарны гамәлгә ашыручы республика өчен бу, һичшиксез, актуаль проект, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Без аны гамәлгә ашыруда кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: