-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 ноябрь 2021, 16:00

Комитетлар эшчәнлеген күз уңында тотып

Лира Игътисамова алдагы елларга планнар турында сөйләде.

Комитетлар эшчәнлеген күз уңында тотып
Комитетлар эшчәнлеген күз уңында тотып

10 ноябрьдә республиканың финанс министры Лира Игътисамова Башкортстан бюджеты проектының 2022 елга һәм 2023-24 еллардагы план чорына параметрларын Дәүләт җыелышы-Корылтай Комитетлары утырышында тәкъдим итте.

Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты депутатлары белән сәламәтлек саклау мәсьәләләре җентекләп каралды, коронавирус инфекциясе таралу шартларында аларга бюджетның чыгымнар өлешендә өстенлек бирелә.

- 2022 елда мотлак медицина страховкасы чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауга чыгымнарның гомум күләме 97 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк. Башкортстан Республикасы бюджетының социаль сәясәтне гамәлгә ашыруга чыгымнары 2022-24 елларда ел саен 42 миллиард сумнан артык планлаштырыла, - дип билгеләде Лира Игътисамова.

Урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтларын һәм киңкүләм мәгълүмат чараларын үстерү комитеты утырышында муниципалитетларга финанс ярдәме күрсәтүгә зур игътибар бирелде.

- Проекларда бу максатларга ел саен 76-81 миллиард сум тирәсе каралган, бу - республика бюджетында һәр өченче сум, - дип аңлатты министр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: