10 ноябрьдән башлап эре гипермаркетларга һәм мең квадрат метрдан артык мәйданлы башка сәүдә биналарына вакциналану турында QR-код (сертификат), алты ай эчендә кичерелгән авыру турында белешмә яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе белән бергә вакциналануга каршы медицина күрсәтмәләре булу турында белешмә күрсәтеп кенә йөреп була.
Билгеләнгән режимның үтәлешен тикшерү республиканың барлык шәһәр һәм районнарында бара. Хокук бозуларны даими теркәүгә карамастан, тикшерүчеләр профилактика чараларын үтәгәндә гражданнарның һәм бизнесның хәлне аңлап кабул итүе арта баруын билгеләп үтә.
Салаватта сәүдә үзәкләренСсәүдә һәм хезмәтләндерү министрлыгы һәм “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре тикшерде. Биредә ковидка каршы чикләүләр саклана икән: гражданнар кергәндә кирәкле документлар тикшерелә, термометрия үткәрелә, сатып алучылар, сатучылар һәм хезмәткәрләр - саклау битлекләрендә, өслекләр даими рәвештә дезинфекция чаралары белән эшкәртелә.
Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/news/social/2021-11-11/v-tts-neftekamska-salavata-i-sterlitamaka-idut-aktivnye-proverki-antikovidnyh-ogranicheniy-2578453