+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 ноябрь 2021, 09:20

Штраф, стресс, ямьсез фотолар...

Шушы көннәрдә матбугат чараларында таралган фотодагы апаның бүген хәле ничек?

Штраф, стресс, ямьсез фотолар...
Штраф, стресс, ямьсез фотолар...

Башкортстан Югары суды Стәрлетамактан 65 яшьлек Валентина Звонареваның штрафын гамәлдән чыгарды.

Ул шәһәрара автобуска COVID-19дан вакциналау турында белешмәсез генә утырмакчы була һәм полиция тарафыннан тоткарланна. Алдан хәбәр ителүенчә, шәһәр суды 27 октябрьдә пенсионерга хокук саклау органнары хезмәткәрләренә буйсынмаган өчен 2 мең сум штраф салган иде.

– Башкортстан Республикасы Югары суды карарны гамәлдән чыгарды һәм процессуаль законнарны бозуга бәйле рәвештә беренче инстанция судына яңадан карап тикшерүгә кире кайтарды, - дип хәбәр иттеләр республика судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, Валентина Звонаревага бәйле хәл 17 октябрьдә көндез Стәрлетамак автовокзалында булган иде.

«Күмертау-Уфа» рейсы автобусына өлкән яшьтәге апа вакциналау яки короновирус белән авырып терелү турында белешмәсез генә утырырга була, бу Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Указы белән тыелган. Полициягә бу хакта автовокзал хезмәткәрләре хәбәр итә. Пенсионер ханым патруль хезмәткәрләренең таләбенә игътибар итми, алар аның автобустан чыгуын сорый. Нәтиҗәдә, тәртип сакчылары Звонареваны машинадан көчләп тартып чыгара. Хатын тоткарлана һәм полиция бүлегенә китерелә, анда аңа административ эш кузгатыла.

Ковид әле чигенмәгән. Көн саен ул яңа корбаннар җыя. Бүген дә кемдер юлга чыга әзерләнәме? Шәһәрара транспортка утырырдан алда, белешмәгезне барлап куегыз, күңелсез хәлгә калмагыз!

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: