“Урал урманы” компаниясе Башкортстанда урман әзерләү өлкәсендә гомум бәясе 5 миллиард сум чамасы булган инвестпроектлар пулын сата. Бу башлангычлар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Инвестсәгать” утырышында тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда «Урал урманы» компаниясенең эш перспективаларын «Сәнәгать сәгате»ндә карадылар. Банкрот дип танылган "Башлеспром" холдингы оешмаларын финанс яктан савыктыру һәм җитештерү эшчәнлеген тергезү турында сүз барды.
"Инвестсәгать"тә катнашучыларга тәкъдим ителгән беренче проект Уфа фанера комбинаты мәйданчыгында зур форматлы фанера әзерләү комплексы төзелешеннән гыйбарәт. Анда елына 80 мең кубик метр продукция җитештереләчәк. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме - 3,5 миллиард сум.
Икенче башлангыч - Нефтекама шәһәр округына керә торган Әмҗә бистәсендә урман кисү производствосын оештыру. Бу проектка 1,6 миллиард сум чамасы акча кертеләчәк һәм 250 яңа эш урыны булдырылачак. Моннан тыш, инвестор чимал базасын формалаштыру өчен утырту материаллары үстерү буенча ике питомник ачу планлаштыра. "Инвестсәгать"тә катнашучылар проектларга өстенлекле статус бирүне хуплады. Инвесторга шулай ук урман әзерләү техникасы сатып алуга чыгымнарның бер өлешен компенсациялиләр.