+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь 2021, 18:20

Халык исәбен алу тиздән тәмамланачак

"Кайнар линия"гә нинди сораулар килә?

Халык исәбен алу тиздән тәмамланачак
Халык исәбен алу тиздән тәмамланачак

Бөтенрусия халык исәбен алу тәмамланырга ике көн калды. Бу зур акция нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы төбәкләре унлыгына кергән Башкортстанда бу процедураны дүрт миллионнан артык кеше узган.

Шуңа карамастан, Бөтенрусия халык исәбен алуның "кайнар линия"сенә республика халкыннан сораулар килү дәвам итә. Бигрәк тә исәп алуның беренче көннәрендә шалтыратулар күп булды, дип хәбәр итте "Республика Башкортостан" гәзитенә Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең төбәк органы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гатауллин. "Акция уртасында беркадәр тынлык иде, һәм хәзер, ахырда, операторлар яңадан халыкның активлыгы артуын билгеләп үтә", - дип сөйләде ул.

Рөстәм Шакирҗан улы сүзләренчә, башта «кешеләр халык исәбен алу участокларының адресларын һәм телефоннарын ачыклаган, исәп алучыны кайчан көтәргә икәнлеген сораган». Исәпкә алу участокларының барлык адреслары һәм телефоннары шәһәр һәм район хакимиятәре сайтларында, шулай ук "Башстат" [url=https://bashstat.gks.ru/populationcensus2020]https://bashstat.gks.ru/populationcensus2020[/url] сайтында урнаштырылган.

Хәзер "кайнар линия" операторлары кешеләрнең шикаятьләре турында хәбәр итә, мәсәлән, аларга халык исәбен алучы килмәве турында. «Һәр шундый шалтыратуны эшкәртәбез. Күп адреслар буенча исәп алучылар берничә тапкыр йөри, әмма йортта яшәүчеләрне очратмыйлар. Кайчак аларга бөтенләй дә ишек ачмыйлар", - диде ул.

Әйтергә кирәк, "Дәүләт хезмәтләре" порталында мөстәкыйль рәвештә 14 ноябрьгә кадәр җанисәп алуда катнашырга мөмкин.

"Хәзер торакларның 97 проценты исәпкә алынган. Ә калган өч процентта, кызганычка каршы, исәп алучылар бер генә тапкыр да шакымаган йортлар да бар ", - дип ачыклык кертте Гатауллин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: