-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь 2021, 19:28

Ил елъязмасына кереп калырга ашык!

Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе ахырына якынлаша. Бу чарада катнашу һәркайсыбыз өчен зур әһәмияткә ия.

Ил елъязмасына кереп калырга ашык!
Ил елъязмасына кереп калырга ашык!

- Без Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясендә катнаштык: исәп алучы йортыбызга килде, - диде Дүртөйле районының Иванай авылында гомер кичерүче хезмәт ветераннары Альбина һәм Ирек Камаловлар. - Анкета сорауларының барысына да җентекле итеп җавап бирдек, безнең җавапларны исәп алучы кулындагы планшетка язып барды.

Камаловлар - Иванай авылында гына түгел, районда да билгеле, ихтирамга лаек шәхесләр. Альбина Газнәви кызы барлык гомерен - мәгариф, ә Ирек Камалетдин улы авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган, намус белән хезмәт салганнар. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр, ун оныкка картәни һәм картәти алар.

- Җанисәп алу кампаниясе тәмамланырга санаулы вакыт калды. Кем дә кем катнашып өлгермәгән, ашыгырга кирәк: яшәешебезне дөрес чагылдыруга, аны киләчәктә күркәмрәк итүгә һәркем үз өлешен кертсен иде, - ди Камаловлар.

Фото: М. Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: