-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь 2021, 11:26

"Мәхмүтов укулары" үтте

Анда башка төбәкләрдән дә вәкилләр катнашты.

"Мәхмүтов укулары" үтте
"Мәхмүтов укулары" үтте

I Мәхмүтов укулары кысаларында Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең республика Башлыгы хакимияте, Беларусь, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан президентлары каршындагы Идарә академияләре белән берлектә «Төбәкне стратегик үстерү: проблемалар, факторлар» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференция республика Башлыгының “Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенә нигез салынуга 30 ел тулуны бәйрәм итү турында” Указын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Чара БАГСУның беренче ректоры, икътисад фәннәре докторы, профессор, күренекле галим-икътисадчы Әнәс Хөсәен улы Мәхмүтов истәлегенә багышланган иде. Конференция эшендә галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, Беларусьтан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Таҗикстаннан вәкилләр катнашты.

Конференцияне ачып, БАГСУ ректоры Данияр Абдрахманов катнашучыларны сәламләде һәм әлеге чараның мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте. Фәнни эшләр һәм тәҗрибәләр Башкортстан Республикасы үсешен җентекле анализларга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады ул. Конференция, һичшиксез, аның киләчәк үсешенә өлеш кертәчәк.

Сәламләү сүзе белән катнашучыларга республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе, юридик фәннәр кандидаты Александр Сидякин мөрәҗәгать итте. "Башкортстан Башлыгы исеменнән форумда галимнәрне, экспертларны, икътисадның реаль секторы вәкилләрен чын күңелдән сәламләүгә шатмын, - диде ул. - Икътисади фәннәр безнең республикада ышанычлы үсешә, чөнки методологик платформага Әнәс Хөсәен улы Мәхмүтов кебек күренекле галимнәребез нигез салган. Әнәс Хөсәен улы перспективаны уникаль итеп күрә, кыю рәвештә яңа офыклар ача, фикерләү осталыгын туплый, галимнәр коллективын масштаблы бурычларны хәл итүгә юнәлтә, идарәчеләргә катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә иде".

Дәүләт думасы депутаты, икътисад фәннәре докторы Екатерина Харченко билгеләвенчә, Башкортстан югары уку йортларына, аерым алганда республика Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенә мондый игътибар бирелүе сөендерә.

- Мин югары уку йортын 30 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Мондый конференцияләр буыннарның күчәкилүчәнлеген саклап калуга һәм өлкән буыннан яшь галимнәргә кыйммәтле белемнәрне тапшыруга ярдәм итә, чөнки фәнни белемне төбәк икътисади, стратегик идарә, санлаштыру, математик модельләштерү өлкәсендә гамәли дәүләт карарларына әверелдерү, әлбәттә, бик мөһим. Әнәс Хөсәенович кебек танылган галимне онытмаганыгыз өчен аерым бер җылылык белән рәхмәт белдерәм, - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: