Бүген дәүләт башлыгы Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге илләре лидерлары саммитында (АТЭС) катнашты.
Русия лидеры билгеләп үткәнчә, фаразларга ярашлы, ел нәтиҗәләре буенча дөньякүләм тулай продукт үсеше 5,9 процент тәшкил итәчәк, ә Русиянең эчке тулай продукты – 4,7 процент, бу пандемиягә кадәр булган дәрәҗәгә туры килә һәм бик яхшы күрсәткеч.
Президент билгеләп үткәнчә, Русия АТЭС илләре белән санлаштыру мәсьәләсендә тыгыз хезмәттәшлек итәргә тели, чөнки санлы технологияләр "Азия-Тын океан регионында хезмәттәшлекне ныгыту, инфраструктураны, транспорт-логистика коридорларын үстерү бурычын комплекслы хәл итүдә яхшы ярдәм булып тора".
Фото: radiosputnik.ria.ru