-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь 2021, 21:40

Профсоюзлар көне белән!

Бүген Профсоюзлар йортында Башкортстан профсоюз хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда профсоюз активистлары һәм ветераннары, республикасы Башлыгы Хакимияте, Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар, Уфа шәһәре хакимияте, республика предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

Профсоюзлар көне белән!
Профсоюзлар көне белән!


Чара кысаларында "Сәламәт бул!" физик активлыкны үстерүгә, сәламәтлекне ныгытуга юнәлтелгән сәламәтлек кабинетының икенче секторы ачылды. Проект Башкортстан Башлыгы гранты акчасына Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәмендә тормышка ашырылды.

Исегезгә төшерәбез, сәламәтлек кабинетының беренче секторы 2021 елның мартыннан эшли, анда 1200дән артык профсоюз әгъзасы булып китте.

Чараны ачып, республика Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко, Башкортстан Башлыгы указы белән игълан ителгән Сәламәт һәм актив озын гомерлелек елында гына түгел, барыннан да элек, һәркемнең тормышын үзгәрткән коронавирус пандемиясе шартларында сәламәтлек кабинеты проектын тормышка ашыруның аеруча әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

"Безнең төп бурыч – республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында безнең хезмәткәрләрне, профсоюз әгъзаларын сәламәтләндерү максатыннан проектны тиражлау", - дип билгеләп үтте Гүзәл Фәрит кызы.

Тантаналы чара кысаларында профсоюз активистларына һәм ветераннарына «Озак еллар нәтиҗәле хезмәт һәм хезмәткәрләрнең социаль-хезмәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча актив эш өчен», «Озак еллар намуслы хезмәт һәм Башкортстан профсоюз хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» билгеләре һәм башка бүләкләр тапшырылды.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: