-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь 2021, 11:52

Үсеш корпорациясенең эшчәнлеге тикшерелде

Инвестицияләрнең гомум күләме 61 миллиард сум тәшкил итә һәм 5528 яңа эш урыны булдыруны күздә тота.

Үсеш корпорациясенең эшчәнлеге тикшерелде
Үсеш корпорациясенең эшчәнлеге тикшерелде

Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясендә инвестицион проектлар белән эшләүгә якынча нәтиҗәләр ясалды. Агымдагы ел башыннан проект менеджерлары тарафыннан 67 проект кабул ителгән. Бүген ведомство озатуында 91 инвестпроект бар. Аларның гомум күләме 61 миллиард сум тәшкил итә һәм 5528 яңа эш урыны булдыруны күз уңында тота.

- Безнең команда барлык этапларда: идеядән алып, тормышка ашыру этапларына кадәр проектларны комплекслы озата бару белән шөгыльләнә. Без "бер тәрәзә" режимында эшлибез, инвесторларга консультация биреп, проектларны гамәлгә ашыруның отышлырак вариантларын тәкъдим итәбез, мәйданчыклар сайларга ярдәм итәбез һәм тагын башка хезмәтләр күрсәтәбез, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Инвестицион проектларны озата барудан тыш, безнең белгечләр тарафыннан төбәкнең инвестицион потенциалын күрсәтә торган бизнес-тәкъдимнәр эшләнә.

Үсеш нокталарын бәяләү, республика районнарында перспективалы инвестиция мәйданчыклары турында актуаль мәгълүмат алу өчен бизнес-шериф белән онлайн-очрашулар оештырылган. Бүгенге көнгә Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов муниципалитетларның 56 вәкиле белән очрашкан. Үткәрелгән киңәшмәләр нәтиҗәләре буенча Үсеш корпорациясенең проект менеджерлары тарафыннан киләчәктә потенциаль инвесторларга тәкъдир ителәчәк бизнес-тәкъдимнәр эшләнә.

Эшчәнлек инвесторларны онлайн-форматта инвестиция мәйданчыклары белән таныштыру өлешендә дә алып барыла. Шулай итеп, ведомство белгечләре тарафыннан төбәкнең буш торган инвестмәйданчыклары буенча виртуаль тур концепциясе эшләнә. Тиздән алар урыннарга чыкмыйча гына мәйданчыкларның һәм алар чикләрендә урнашкан күчемсез милек объектларының техник һәм инфраструктур характеристикаларын бәяли алачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: