+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь 2021, 22:45

Яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итәргә кирәк!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Анда округ төбәкләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.

Яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итәргә кирәк!
Яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итәргә кирәк!

Видеоконференция форматында узган утырышны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде. Фикер алышуда ил Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков, округ төбәкләре башлыклары, Федерация Советы һәм Дәүләт думасы, Фән һәм югары белем бирү министрлыгы, Русия Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Русия – мөмкинлекләр иле» һәм башка яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле билгеләп үткәнчә, соңгы елда яшьләр мохитендәге хәлне яхшырту буенча җитди адымнар ясалган. Төбәкләр җитәкчелегенә яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның матди-техник базасын яңартуга, мәгълүмати эш системасын оештыруга зур игътибар бирергә, яшьләрне һәм яшүсмерләрне позитив, иҗади эшчәнлеккә җәлеп итүне көчәйтергә кирәк.

Русия Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков округта гамәлгә ашырыла торган дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларның мөһимлеге турында сөйләде. Ул Идел буе федераль округы волонтерлык корпусының бу эшләрдә актив катнашуын билгеләп үтте.

Идел буе регионнарының активлыгын «Русия – мөмкинлекләр иле» проекты генеральный директоры урынбасары Антон Сериков билгеләп үтте.
- Округ төбәкләре яшьләр сәясәте һәм талантлар белән эшләү картасында яхшы күренә. Идел буе федераль округында даими рәвештә федераль чаралар уза, күп кенә яшьләр Бөтенрусия конкурсларында катнаша һәм җиңә, – диде Антон Сериков. - Безнең проектларда катнашучылар саны буенча лидерлар арасында - Башкортстан, Татарстан, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае.

Утырышка нәтиҗә ясап, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ассызыклаганча, кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыру яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыруга, бу өлкәдә стратегик бурычларга ирешүгә комачаулаучы кыенлыкларны бетерүгә ярдәм итәр.

Фото: https://glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: