+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 ноябрь 2021, 00:15

Исәпкә алучыны һәр өйдә җылы каршы алдылар

“Бөтенрусия халык исәбен алу-2021” кампаниясенә, исәп алучы буларак, мин дә үз өлешемне керттем.

Исәпкә алучыны һәр өйдә җылы каршы алдылар
Исәпкә алучыны һәр өйдә җылы каршы алдылар
Гомумән, журналист кешегә нинди генә һөнәр ияләре турында язарга туры килми. Әлбәттә, теге яки бу таныш булмаган өлкәнең нечкәлекләренә төшенү өчен үзеңне шунда сынап карау кирәктер. Һәр вакыйганы, һәр мизгелне үзең аша кичергәч кенә аның бөтен тирәнлеген ача аласың. Кыскасы, кызыксынуым көчле иде.

Ләкин эш башланган беренче көннәрдә: “Нигә генә ризалаштым икән?” – дигән уйлар да башка еш килде. Коронавирус белән бәйле шартларда йөрергә туры киләчәге дә бераз куркыта иде. Бәхеткә, берничә көннән, күбрәк авылдашларым белән аралаша барган саен, барысы да җайланды, бу уйлар да юкка чыкты.

Райондагы башка исәп алучылар белән очрашып-аралашып, аларның эшчәнлеген яктырта бардым. Кешеләрнең ихлас булуы, җанисәпнең мөһимлеген аңлап кабул итүе, теләп җавап бирүләре дәртләндереп җибәрде. Көннәрнең салкын торуына карамастан, үз йортларында елмаеп, җылы каршы алган барлык авылдашларыма чиксез рәхмәтлемен! Ә алар аз түгел – барлыгы 196 йортны урап, 550гә якын кешене теркәдем.

Әлбәттә, бер айга якын вакыт эчендә авырлыклар да, кызыклы хәлләр дә аз булмады. Күптән түгел генә дөньяга килгән кызчык турында да планшетка мәгълүматлар тутырдым. Озын гомерлеләр дә байтак икән авылда – минем участокта гына да туксаннан узган берничә кеше белән аралашырга туры килде. Өлкәннәр белән бик җайлы булды: килеп керү белән чәй эчәргә чакыралар, утыргыч алып килеп утырталар, хәтта кирәкле мәгълүматларны язып, әзерләнеп торучылар да бар иде.

Шул ук вакытта байтак кешеләрнең өйдә булмавы белән бәйле, кайбер йортларны берничә тапкыр әйләнергә туры килде. Эттән дә тешләнә яздым. “Бер яманның бер яхшысы” дигәндәй, бу исә изге күңелле кешеләрнең янәшәбездә күп булуына янә бер тапкыр инанырга мөмкинлек бирде. Шул урамда яшәүче бер абзый, бәйсез этләре булган йортның ишеген шакуымны күреп, артымнан йөгереп кергән. Ул вакытында тартып чыгармаса, бу хәл ничек тәмамланыр иде, билгесез. Мин аңа һәм әлеге бурычымны үтәгән вакытта ярдәм кулы сузган һәммәсенә олы рәхмәтемне белдерәм: рәхмәт, кадерлеләрем!

Ничек кенә булмасын, Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе ахырына якынлашты. Исәп алучылар өчен ул тәмамланса да, статистлар өчен иң кызу чор башлана гына әле.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: