+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 ноябрь 2021, 11:00

Ә син җанисәптә катнаштыңмы?

Пандемиягә бәйле, узган эш атнасында күпләр ял итте. Шуңа халык исәбен алучылар бу атнаның һәр сәгатен нәтиҗәле итеп үткәрергә тырышты. Бөтенрусия халык санын алу гадәти режимда дәвам итте. Чыннан да, озак яллар анкеталау темпларын үстерергә мөмкинлек бирде, бу процедураны Башкортстанда өч миллионнан артык кеше узды.

Ә син җанисәптә катнаштыңмы?
Ә син җанисәптә катнаштыңмы?

Инде халык санын алуны тәмамларга берничә көн генә калды. Ни өчен һәркемнең тавышы мөһим? Илнең коллектив портреты нәрсәгә файдалы булачак? Бөтенрусия халык санын алу узган ел ук үтәргә тиеш иде, ләкин коронавирус аркасында аны кичектереп торырга туры килде. Быел инде барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәп, чара оештырырга карар ителде. Шулай да әлеге кампаниянең логотипларын алыштырмадылар, шуңа күрә шарфларда 2020 ел күрсәтелгән.

Масштаблы чара алдында торган бурычлар да үзгәрмәгән. Сораулар илдә яшәүчеләрнең милләтен, яшь аермасын билгеләү өчен генә түгел, ә аның икътисади, социаль, мәдәни хәлен күзалларга да мөмкинлек бирәчәк. Шуңа нигезләнеп, киләчәктә мөһим карарлар кабул ителәчәк. Әлеге зур чарага республикада яшәүче билгеле шәхесләр дә зур җаваплылык белән карады.

— Халык исәбен алу икътисад өчен мөһим. Әлеге кампания яшәешебезне уңайлы итү, республикабызны үстерү өчен тиешле мәгълүмат бирәчәк, — ди Русиянең, Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров. Балтач районының Түбән Иванай авылында яшәүче Янгировлар гаиләсе халык санын алуга күптән әзер-ләнгән. Исәп алучы килүгә, алар мари милли костюмнарын киеп, тәмле ризыклар тулы табын әзерләгән. Исәп алучы да алар белән туган телләрендә аралашкан.

— Мари халкы районда аз булса да үз милләтебез белән горурланабыз. Безнең авылга гына карасаң да биредә хезмәт сөючән кешеләр яшәвен аңлыйсың. Без башка халыклар белән дә дус, тату яшибез, — диләр Альбина һәм Аркадий.

Исәп алучы Светлана Ипаева озайлы ял көннәрендә халык санын алуның 80 процентка башкарылуын билгели. Эшне тулысынча төгәлләү өчен тагын 20 процент кына калган, ягъни 45 йортка керәсе бар аның. Балтач районында 21 меңнән артык кеше яши. Халык исәбен 33 кеше ала. Исәп алучыларны күп хуҗалыкларда кадерле кунак итеп каршы алалар.

— Сораулар катлаулы түгел. Аларга җавап бирү күбрәк ихлас сөйләшүгә охшаган, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр белән. Әтиебез укымышлы кеше иде, ул кечкенәдән үк безне башкорт ыруыннан дип сөйләде. Шуңа күрә дә милләтебезне белеп үстек. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз да башкортча сөйләшә, аны туган тел дип саныйлар, — ди Имән авылында яшәүче Җәннәт Шәйбәкова.

“Безнең гаилә Бөтенрусия исәп алу кампаниясендә катнашты да инде, — дип уртаклашты Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче Зилира Фәтхелбаянова.

— Мин “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы үз битем аша кереп анкета тутырдым, ирем, кызым һәм улым хакында да мәгълүмат бирдем. Анкетаны тутыру бернинди кыенлык та тудырмады, сораулар аңлаешлы. Барлык мәгълүматны тиешенчә кертсәң, электрон почтаңа “Мәгълүматлар “Росстат” тарафыннан кабул ителде”, — дигән хат һәм махсус QR-код килә”.

Зилира Рәшит кызы һәм аның ире Рузил Ләбиб улы җанисәп алу кампаниясендә катнашуның әһәмиятен яхшы белә. “Социаль һәм демографиягә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәр өчен илебез җитәкчелегенә халыкны нәрсә борчуын, аның нәрсәгә мохтаҗ булуын белү зарур, — ди алар. — “Ана капиталы” дигән барыбызга да таныш программа эшли башлагач, ничек сөенде бит халык! Әлеге җанисәп алу кампаниясе нәтиҗәләре барлангач та төрле өлкәләрдә һәркайсыбыз өчен файдалы проектлар, программалар кабул ителер дип ышанабыз”. Фәтхелбаяновларның йортына исәп алучы да килгән. Аңа “Дәүләт хезмәтләре” аша җибәрелгән махсус QR-кодны күрсәттек, исәп алучы шул кодны планшетына кертте, ди алар.

Халык исәбен алу һәрвакыт төрле кызыклы мәгълүматларны ачыклауга да булышлык итә. Шундый хәл күптән түгел Туймазы районында булган. Милләт турындагы мәсьәлә һәр халык исәбен алу кампаниясе барышында күтәрелә. Әгәр дә кеше катнаш гаиләдә туган икән, ул үзен нинди этноска кертергә икәнен үзе билгели ала, дип саный Юрий Бирюзов.

— Күп еллар элек әтиемә милициягә хезмәткә кергәндә милләтен үзгәртергә киңәш иткәннәр. Фин-угыр халкы вәкиле булса да, аны урыс дип язганнар, — дип искә ала туган якны өйрәнүче Юрий Леонидович.

— Шуңа күрә без, аның балалары, аннары оныклары да документлар буенча “урыс” булдык. Әмма хәзерге халык санын алу вакытында мин беренче тапкыр үземне “саами” дип билгеләдем. Моңа мине үземнең шәҗәрәне өйрәнү этәрде. Аның өстендә эшләгәндә, мин бик күп кызыклы фактлар белдем. Мәсәлән, минем әбиемнең әбисе Анна Павловна Кола ярымутравында туып-үскән һәм саами булган. Бу аз санлы халык болан үрчетү, балык тоту һәм ау белән шөгыльләнгән. Әбиемнең әбисе Санкт-Петербургтан Круглов сәүдәгәре Василий Александровичка кияүгә чыккан. Башкортстанга очраклы рәвештә генә килә. Ире һәм биш баласы белән бергә поездда Алтайга барган булган. Башкортстан территориясеннән узганда, гаилә башлыгы үлгән. Хатынны балалары белән якындагы станциядә төшереп калдырганнар. Акылга сыймаслык хәл. Һәркайсыбыз халык санын алуда катнашырга тиеш, дип саныйм. Без гасырлар дәвамында йөзләрчә милләт тату яшәгән Русиядә яшибез. Һәркемнең үз телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен саклап калу мөмкинлеге бар.

Илебез халыкларын ныклы дуслык бәйләсен, бу — дәүләтнең уңышлы үсеше өчен кирәкле һәм мөһим шарт. Уфаның Ленин районында исәп алучылар үз участокларының яртысыннан күбрәген йөреп чыккан. Исәп алучылар ялсыз эшли, ә халык, аларны өйдә көтмичә, стационар участокларда, “Дәүләт хезмәтләре” порталында яки Күпфункцияле үзәкләрдә сорауларга җавап бирә ала.

Уфада яшәүче Түбән Новгород кызы Валентина Кәбирова узган атнада эшләгән. Шуңа да хатын-кызның исәп алучыларны өйдә көтәргә мөмкинлеге булмаган. — Бер көнне иртә белән эшкә барышлый стационар пунктка керергә булдым. Кәгазь бланкларның булмавына гаҗәпләндем. Барлык җавапларны, документлар сорамыйча, планшетка керттеләр. Бу минем өчен бик уңайлы булды. Бик мөлаем кызлар сорауларга җавап алды. Сораулар катлаулы булмады. Шулай да бераз дулкынландым, — ди Валентина Кәбирова. Ә исәп алучылар үзләре беренче тапкыр санлы төрдә оештырылган халык санын алуга ничек күнеккән соң? Элек бер кешедән сорау алуга 20 минут кирәк булса, хәзер бу вакыт кимегән.

— Планшетта эшләү бик уңайлы. Бөтен мәгълүматны шунда туплыйбыз һәм ул автомат рәвештә Росстатка китә. Анда мәгълүматлар эшкәртелә. Элек боларның барысын да кәгазьләрдә тутырдык, бу катлаулырак иде. Аннары санауны кулдан алып бардык. Ә хәзер барысы да автомат рәвештә бара, — ди халык исәбен алучы Элина Ларионова. Халык санын алу нәтиҗәләре буенча хакимиятнең дә ничек яшәве турында тулы мәгълүмат алыначак. Милли состав турындагы мәгълүматлар кайсы халыкларның юкка чыгу чигендә булуын һәм кемгә дәүләт ярдәме кирәклеген күрсәтәчәк. Мәшгульлек турында мәгълүмат эш урыннары булдыру буенча яңа программаларны эшләтеп җибәрергә ярдәм итәчәк. Халык исәбен алу 14 ноябрьдә тәмамланачак. Әлеге мөһим чарадан читтә калмыйк, дуслар!

Гөлия Гәрәева.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: