Тармакларның тулы исемлеге белән Русия Хөкүмәтенең 28 октябрендәге 1849 санлы карарында танышырга мөмкин.
Коронавирс инфекциясе таралуга бәйле рәвештә федераль субсидия алуга гариза тапшыруның иң уңайлы ысулы – Русия федераль салым хезмәте сайтында юридик берәмлекләрнең һәм шәхси эшкуарларның шәхси кабинетлары аша.
Гариза 5 эш көне эчендә карала. Барлык таләпләрне үтәгәндә Русия федераль салым хезмәте дәүләт ярдәме күләмен исәпли.
– Субсидияне алу мөмкинлегенә пандемия чорында зыян күргән һәм матурлык, спорт, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы өлкәсендә, шулай ук өстәмә белем бирү, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, мәдәният, ял оештыру өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар ия. Федераль субсидия күләме, шәхси эшкуарның үзен дә кертеп, һәрбер хезмәткәргә минималь эш хакы күләменнән чыгып билгеләнәчәк. Бу ярдәм хезмәт хакын түләүне тәэмин итәргә һәм эшкуарлар эшчәнлеген саклап калырга ярдәм итәчәк, – дип билгеләде Башкортстанның финанс министры Лира Игътисамова.
Фото: ru.depositphotos.com