-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 ноябрь 2021, 23:20

Ишембай шәһәренә эш сәфәре

15 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Ишембай шәһәрендә булды. Республика җитәкчесе сәнәгать һәм социаль объектларны карады, шулай ук Ишембай районы Советы утырышында катнашты.

Ишембай шәһәренә эш сәфәре
Ишембай шәһәренә эш сәфәре
Ишембайда республика җитәкчесе Ленин проспектын реконструкцияләү проекты белән танышты. «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында аны этаплап гамәлгә ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 79,2 миллион сум акча юнәлтелгән.

Проспект буйлап сыйфатлы тротуар плиткасы, гранит бордюрлар җәеләчәк һәм 150ләп үсенте утыртылачак, иске агачларны алыштырачаклар. Муниципалитет бу максатларга 28 миллион сумнан артык акча бүлгән. Проектны 2022 елда тәмамларга планлаштыралар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай шәһәренең Бульвар урамында 35нче һәм 37нче күпфатирлы йортларның ишегалды территориясендә булды, алар «Башкортстан ихаталары» программасы буенча төзекләндерелгән. Биредә юлларга һәм парковка зоналарына асфальт җәелде, яшелләндерү эшләре башкарылды, өслеге хәвефсез булган мәйданчыкларда балалар һәм спорт җиһазларына ремонт ясалды, эскәмияләр һәм урам утлары куелды.

Радий Хәбиров районның сәнәгать предприятиеләрендә булды, халыкның тормыш-көнкүреше белән танышты.
 
Фото: glavarb.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: