+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 ноябрь 2021, 12:05

Кайчан бетәр бу афәт?

 Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) чираттагы тапкыр хәвефсезлек кагыйдәләре турында искә төшерә. 

Кайчан бетәр бу афәт?
Кайчан бетәр бу афәт?

Алар да бүгенге үләткә каршы костюмнарын ап-ак халатка алыштырырга теләр иде.

 

Дәваханәне зоналарга бүлүдән туктаганнарын көтәләр. Тагы да бу Яңа елны гаиләләре белән каршыларга хыялланалар. Арыдылар. Өйләренә кайтырга телиләр.

Тик ярамый. Коронавирус бирешми. Кешеләрне коткарырга кирәк. Бүген республиканың йогышлы авырулар дәваханәләрендә 1 303 табиб, 2 267 шәфкать туташы һәм 923 санитар эшли. Өч меңгә якын табиб укулар узды һәм кирәк булганда кызыл зонага күчәргә әзер.

Коронавирус белән турыдан-туры элемтә дигәнне аңлатса да, кызыл зонага барырга әзерләр. Башкортстанда 33 медицина хезмәткәре шушы инфекциягә каршы көрәштә вафат булды. Бу ел ярым эчендәге статистика.

Без табибларга нәрсә белән ярдәм итә алабыз? Прививка ясатырга һәм туганнарны вакциналанырга үгетләргә, профилактика кагыйдәләрен үтәргә, дистанцияне тотарга, мөмкин булганча үзизоляциядә булырга.

Фото:  bash.news.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: