-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 ноябрь 2021, 18:15

Республика кешеләре 5 миллион сум югалткан

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республиканың баш санитар табибы Анна Казак инфекция таралуга каглышлы мөһим мәсьәләләр турында чыгыш ясады.

Республика кешеләре 5 миллион сум югалткан
Республика кешеләре 5 миллион сум югалткан

Анна Казак билгеләвенчә, республикада ОРВИ белән авыручылар саны эпидемиологик бусаганы 8,6 процентка үткән. Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 29, 6 процентка кимегән.
«Роспотребнадзор»ның республика идарәсе белгечләре яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында таләпләрне бозу аркасында Башкортстанда яшәүчеләргә карата 668 административ протокол төзегән. Ведомство җитәкчесе Анна Казак сүзләренә караганда, штрафка тарттырылган кешеләр чит илдән кайткач "Дәүләт хезмәтләре” сайтында мәҗбүри анкеталар тутырмаган.
«Шулай итеп, безнең гражданнар 5 миллион сумнан артык акча югалтты", - дип билгели Анна Казак.
Шулай ук төбәкнең баш санитар табибы хәбәр иткәнчә, Башкортстанда рейдлар нәтиҗәләре буенча дүрт эре сәүдә үзәге эше туктатылган, алар COVID-19 таралу чорында гамәлдә булган саклану чараларын үтәмәгән.

Фото: https://www.bashinform.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: