+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 ноябрь 2021, 21:40

Аскын районында җиде ятим бала фатир ачкычлары алды

Бүген Аскын авылында ятим балалар, инвалид балалары булган, 2005 елның 1 гыйнварыннан соң исәпкә баскан, торакка мохтаҗ гаиләләр арасыннан җиде аскынлыга фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды.

Аскын районында җиде ятим бала фатир ачкычлары алды
Аскын районында җиде ятим бала фатир ачкычлары алды

Бөтен уңайлыклары булган фатирлар урындагы эшкуар Лилия Кыямова тарафыннан төзелгән. Алар актив төзелеп килүче «Звездный» бистәсендәге йортта урнашкан.

Йортка электр һәм су кертелгән, перспективада - газ килеп җитәчәк. Фатирларның һәркайсында зал, кухня һәм ванна бүлмәләре унитаз, ванна, су җылыту казаны белән җиһазландырылган. Өй янында һәр яшәүче карамагында мунча, гараж төзергә, бакча өчен җир кишәрлеге бар.

Яңа өй туйлаганда бүләкләр тапшыру гадәткә кергән. Ачкычларны рәсми рәвештә тапшыру тантанасына хөрмәтле кунаклары да буш кул белән килмәгән. Фатир алучылар Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов, район прокуроры Нияз Фәизов, Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең бүлекчә өлкән суд приставы Илдан Арсланов, подрядчы-төзүче Лилия Кыямова исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Фото: Аскын районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: