-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 ноябрь 2021, 16:26

Башкортстанда янгын сүндерүче вертолетлар барлыкка килә

Алар автомат режимда 60 секунд эчендә 4 тонна су җыя ала, шулай ук кышкы шартларда да алардан файдаланырга мөмкин.

Башкортстанда янгын сүндерүче вертолетлар барлыкка килә
Башкортстанда янгын сүндерүче вертолетлар барлыкка килә

Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров язып чыкты.

“Күмертауда, безнең КумАППта, модернизацияләнгән "Ка-32А11М" янгын сүндерү вертолеты беренче тапкыр һавага күтәрелде һәм очу сынаулары үтте. Бу модель Башкортстанның “ОДК-УМПО” берләшмәсендә җитештерелүче яңа двигательләр белән җиһазландырылган.

Бу вертолетларның тагын бер үзенчәлеге - заманча радиоэлектрон җайланмалар һәм "СП-32" янгын сүндерү системасы. Ул автомат режимда бер минутта 4 тонна су җыярга, шулай ук аңа 400 литрга кадәр пеноагент өстәргә мөмкинлек бирә, су пушкасын да кулланырга була.

Моннан тыш, "СП-32" системасы электр белән җылытыла, бу, дөньяда беренче тапкыр, вертолетларны кышкы шартларда 20 градуска кадәр суыкларда кулланырга мөмкинлек бирә. Бу системаның җилгә каршы торучанлыгы, башка вертолетларга караганда, күпкә көчлерәк.

Быелгы янгыннар безгә таулы-ташлы җирләрдә янгын сүндерүне туктатырга махсус техника кирәклеген тагын бер тапкыр дәлилләде.

Мин “Ростех” дәүләт корпорациясенең “Русия вертолетлары” холдингы җитәкчелегенә “КумАПП”ка бик катлаулы, бөлгенлеккә төшкән шартларда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлемен. Без коллективны саклап калдык һәм арттырдык, яңа производство ачтык. Ә менә хәзер продукция линейкасын киңәйтәбез дә. Өстәвенә, “Ка-32А11М”ны без генә көтмибез. Аңа заявкалар Русиянең берничә төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән дә инде.

Барыгызга да уңышлар һәм тынычлык телим”.

Башкортстанда янгын сүндерүче вертолетлар барлыкка килә
Башкортстанда янгын сүндерүче вертолетлар барлыкка килә
Башкортстанда янгын сүндерүче вертолетлар барлыкка килә
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: