Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 ноябрь 2021, 21:50

Радий Хәбиров "РЖД" генеральный директоры белән очрашты

16 ноябрьдә Мәскәүдә «Русия транспорты» XV Халыкара форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның һәм «Русия тимер юллары» идарәсе рәисе Олег Белозеровның эшлекле очрашуы булды.

Радий Хәбиров "РЖД" генеральный директоры белән очрашты

Яклар республиканың тимер юл инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Алар исәбендә - Уфа тимер юл боҗрасын төзү өчен Дим - Иглин участогында икенче юл төзү.

- Башкортстан башкаласын урап узу юлы - без "Русия тимер юллары" белән гамәлгә ашыра торган иң зур проектларның берсе, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Бу - Башкортстанның транспорт инфраструктурасын үстерүнең бик мөһим юнәлеше, һәм мин "Русия тимер юллары" җитәкчелегенә уртак эшләрнең яхшы темплары өчен рәхмәт белдерәм.

Республика Башлыгы бу проект шулай ук төбәк башкаласының аэропорт белән ике арада тимер юл элемтәсен оештыруны үз эченә ала, дип өстәде. Уфа боҗрасын эксплуатацияләү башлангач, шәһәр халкы һәм кунаклары тиз һәм уңайлы транспорт төре алачак.

- Транспорт инфраструктурасын үстерүдә без пассажирларның уңайлылыгын арттыруга йөз тотарга тырышабыз. Башкортстан белән хезмәттәшлек билгеләнгән планнарны уңышлы гына тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләде Олег Белозеров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин