+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 ноябрь 2021, 18:45

Сертификатны Күпфункцияле үзәктә бастырып алып була

Бүгеннән гражданнар, “Дәүләт хезмәтләре” порталында алдан теркәлмичә, күпфункцияле үзәкләрдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналану турында кәгазь сертификатларны бушлай бастыра алачак. Сертификат артыннан коронавирус инфекциясе белән чирләгән һәм расланган диагнозга ия булган гражданнар да мөрәҗәгать итә ала. Хезмәт күрсәтү Башкортстанның күпфункцияле үзәкләренең барлык офисларында да әзер нәтиҗә бирү һәм кабул итү тәрәзәләрендә оештырылган.  

Сертификатны Күпфункцияле үзәктә бастырып алып була
Сертификатны Күпфункцияле үзәктә бастырып алып була

«Хезмәт, барыннан да элек, “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлмәгән, сертификатларны мөстәкыйль рәвештә бастырып чыгарырга яки аны электрон рәвештә кулланырга мөмкинлеге булмаган гражданнар өчен актуаль. Үзәктә бирелгән сертификат мөһерләр белән расланмый һәм гражданга бердәнбер нөсхәдә бирелә. Электрон техника белән иркен файдалана белүчеләргә сертификатны бастырып чыгару таләп ителми, җәмәгать урыннарына бару өчен мобиль җайланмалы QR-кодны күрсәтү дә җитә», - ди Күпфункцияле үзәк директоры Наталья Куприянова.

Сертификатны үзәк офисында бастырып чыгару өчен гражданга паспорт, шулай ук мәҗбүри медицина страховкасы полисы һәм шәхси счет номеры (СНИЛС) кирәк. Сертификат бирелергә тиешле кешенең законлы яисә вәкаләтле вәкиле исеменнән эш итү хокукын раслаучы гади язма формада төзелгән ышаныч кәгазе булганда, сертификатны башка граждан өчен дә бастырып чыгарырга мөмкин.

Инглиз телендә сертификат бастыру өчен гражданның үзе белән шәхесен раслаучы чит ил паспорты булырга тиеш.

Әгәр сертификат яки COVID-19 авыруы турында мәгълүмат булмаса, сертификатны бастырып чыгарып булмый. Бу очракта гражданга вакцина ясалган медицина оешмасына яисә “Дәүләт хезмәтләре” сайтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: